Чынгыз Айтматов

12 декабрь - кыргыз һәм рус язучысы, Кыргыз ССРның халык язучысы, Казах халык язучысы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел.

Әлеге шәхес 100 еллык тарихы булган Әтнә театрына бик якын. 1973 елда "Гүзәлем Әсәл" белән Ульяновскида Пушкин исемендәге театр сәхнәсендә Бөтенсоюз фестивалендә чыгыш ясап, лауреат исеме яулана. Ул вакытта аны Гомәр Мәрдәнов сәхнәләштерә.

Соңгы елларда Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры әлеге әсәргә кабат кире кайтты. Режиссер Илдар Хәйруллин куйган әлеге спектакль театрның иң уңышлы премьераларыннан санала. Быел көз исә, Кыргызстанның Бишкәк шәһәренә барып, әдипнең туган ягында, Айтматовның 90 еллыгы уңаеннан "Гүзәлем Әсәл"не тәкъдим итү - театрның язучы, аның туганнары каршында, Ватаны алдында ихтирамы һәм рәхмәте буларак кабул ителде.

Икенче фотода - Бишкәк шәһәрендәге Айтматов һәйкәле

LEAGOO T5

Бишкәк. Ч.Айтматов һәйкәле
Бишкәк. Ч.Айтматов һәйкәле
Чынгыз Айтматов
Чынгыз Айтматов

Әтнә театры Кыргызстанга гастрольгә китте

Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан Бишкәк тамашачысына "Гүзәлем Әсәл" спектакле тәкъдим ителә

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бүген төнлә Кыргызстан башкаласы Бишкәккә очты. Әлеге илгә театрның тәүге гастрольләре. Т. Абдумомунов исемендәге Кыргыз милли драма театры сәхнәсендә уйнау - зур җаваплылык. Тамашачы белән очрашуны бик дулкынланып көтәбез. Спектакль 21-22 сентябрьгә тәгаенләнгән, дип белдерде театрның директоры Ленур Зәйнуллин.