Театрга "Дәүләт театры" исеме бирелүгә биш ел!

 

Театрга моннан нәкъ биш ел элек Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов фатихасы белән дәүләт театры исеме бирелгән иде. 

5 апрель көнне әтнәлеләрне тәбрик итәргә якташыбыз, Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов, район башлыклары, республикабызның дәүләт театры коллективлары кайтты. 

Әтнә дәүләт драма театры тамашачылар хозурына Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен тәкъдим итте. Мөхтәрәм кунаклар да, Әтнәнең театрга мәңге гашыйк тамашачысы да спектакльне югары бәяләде, театрга киләчәктә югары иҗат уңышы юрады.