На главную страницу

Әниемнең ак күлмәге

Шәриф Хөсәенов

Драма 2 пәрдәдә

Шәриф Хөсәенов "Әниемнең ак күлмәге"

Драма 2 пәрдәдә


Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, диләр. Әлеге гыйбарә ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Үлгәнче үзенең баласы турында кайгыручы ана белән тормыш мәшәкатьләре арасында әнисе өчен вакыт таба алмаган бала язмышы шулкадәр таныш – Ананың балалары инде үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Тормыш көтәр өчен инде әни кирәк тә түгел, Сәяр Ана хәер-фатихасыннан,  туганнары хуплавыннан башка өйләнеп куйган. Һәркемнең үз мәшәкате – көндәлек ыгы-зыгыларда Ана, аның яшәү белән үлем арасында ялгыз басып калуы кемгә генә кирәк соң? Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасы моннан ярты гасыр элек иҗат ителүенә карамастан, әле дә җәмгыятебезнең авырткан ярасына кагыла, Ана һәм бала, туганлык, кешелеклелек кебек мәңгелек сораулар хакында уйга сала.


Куючы режиссер –Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесеРамил Радик улы Фазлыев.Композиторы - Марат Әхмәтшин

Рәссамы -  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов