ТИРӘН КАЙГЫ

Татар дөньясы, Татар театрында зур югалту. Бүген Әтнә театрының атасы, легендар шәхес - Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов арабыздан китте... Быел 100 еллыгын билгеләп үткән театрны ярты гасырга якын җитәкләгән, ил күләмендә иң югары биеклеккә күтәргән, бөтен җанын, барлыгын театр сәнгатенә багышлаган Гомәр агабыз инде юк... Аның белән татар театрының тулы бер чоры китә...

Бары бер нәрсә йөрәкне җылыта - Гомәр ага Мәрдәнов үз театры - Әтнә театрының бер гасырлык тарихы  тантанасын күреп китте. Юбилейда сәхнәгә аны тамашачы аягүрә басып, алкышлап меңгерде. Мәрдән театры артистлары, үзе белән  утны-суны кичкән хезмәттәшләре белән Әтнә сәхнәсендә кабат күрешеп, үз халкының хөрмәтен, яратуын,  Әтнә дәүләт драма  театры  коллективының ихлас кайгыртуын тоеп, Әтнә театрының бүгенгесенә сөенеп, киләчәгенә ышанып китте... Олы сәхнәдән якташларына олы рәхмәтен әйтеп китте...

Без, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма  театры  коллективы Гомәр Ханнан улы Мәрдәновны белгән, яраткан, хөрмәт иткән һәркемнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Гомәр агабызның рухы шат булсын... Аллаһ Тәгалә  барыбызга да  әлеге кайгыны күтәрергә күркәм сабырлык бирсен...