Ике килен килендәш

(Хәй Вахит)

 


Хәй ВАХИТ.“ИКЕ КИЛЕН-КИЛЕНДӘШ”  

Ике пәрдәлек комедияРежиссеры –Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Радик улы Фазлыев. 

 Авылга шәһәрдән хәбәр кайта: Гаделша белән Хәернисаның уртанчы уллары Рәүф күршеләре Сәхибҗамалның кызы Саҗидә белән кунакханәнең бер бүлмәсендә кунганнар! 

Ул арада Рәүф белән Саҗидә үзләре дә кайтып төшәләр. Алар бер-берсен яраталар, Рәүф бүген үк өйләнергә, кызны үз өйләренә алып кайтырга әзер. Тик колхозның алдынгы сыер савучысы Саҗидәне Рәүфнең, укыган һөнәре буенча авылда, үз колхозларында эшләмичә, читтә, “шабашта” йөрүе канәгатьләндерми. 

Ләкин Рәүф җиңел акчадан баш тартырга әзер түгел. Өстәвенә, “атаклы шабашник” Кәримулла Рәүфкә үз авылында ферма төзеп, зур акча эшләп алырга тәкъдим итә. Колхоз рәисе Шәрифҗан исә Рәүфне дә, аның олы абыйсы – инженер Сәүбәнне дә колхозда калдырырга омтыла. 

Өстәвенә, Саҗидәнең язмышын “шабашник” белән бөйләргә теләмәве дә Шәрифҗанның планнарын боза: ул Саҗидәне район Советына депутат итеп сайлатмакчы, тик “өйләнмичә, бергә кундылар”, дигән гайбәт бу эшкә аяк чала. Көйли торгач, Саҗидә туйга риза була, әмма Рәүфне кисәтеп куя: никахыбыз – фиктив, кеше сүзеннән качар өчен генә! 

Тик егетнең “ташы кызган” – ялган өйләнүгә генә риза түгел, сөйгән яры Саҗидәне чын-чынлап үзенеке итәсе. Ярый әле Саҗидәгә ярдәмгә килендәше Разия килә – икәүләшеп гашыйк Рәүф корган тозакларга эләкмәскә хәйләләр табалар. 

 Ләкин финалда мәхәббәт барыбер җиңә. Рәүф тә “шабаш” чиреннән дәвалана, ялкау, җилбәзәк сыер савучы Камилә дә акылына килә, ә тискәре персонажлар Кәримулла белән Гыймран көлкегә калалар.