Югалган көн

Аяз Гыйләҗев 

АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ "ЮГАЛГАН КӨН" (драматик повесть) 

Бер-берсенә җиде ят булган, төрлесе-төрле тормыш шартларында гомер иткән кешеләрнең аэропортта очраклы очрашуы чыннан да очраклымы? 

Очкыч көтәргә мәҗбүр юлдашларның һәркайсының үз фикере, үз дөреслеге, үз каланчасы... Ә шулай да бердәнбер хакыйкать бармы? Ул кайчан һәм кем тарафыннан әйтелер? Яшәешебездә югалган көннәр никадәр? 

Драматург тирән психологизм остасы буларак, персонажларның шәхси тормышы, фикер көрәше, хисләр үстерелеше аркылы мәңгелек сорауларга җавап эзли. 

 Режиссеры –Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Радик улы Фазлыев. 

Композиторы - Марат Әхмәтшин 

Рәссамы -  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты С.Скоморохов