Театр тарихы
 
Описание изображения
Описание изображения

 

Театрның юл башы... 

   Әтнә халкы - искиткеч театраль халык. Ни өчен болай - Ходай үзе генә белә, тик хаклык шунда: милли сынлы сәнгать, яки, әйтик, опера, балет дистәләгән еллар яшәп тә, Әтнә якларына килеп җитә алганнары юк әле, ә татар театры, дөньяга туып, аягына басуга ук беренче адымнарын Әтнәгә таба атлаган.

 Уйлап карагыз: гасыр башында дини кануннар кысаларыннан үсеп чыккан шәкертләр, алдынгы фикерле татар зыялылары мәдрәсәләрдә, аерым кешеләрнең өйләрендә качып - посып "театр уйный" башлаганнар.

Ә инде 1906 елның декабрендә татар театры үзенең дөньяда барлыгын яшермичә әйткән:? Казанда беренче ачык спектакль куелган. 

Ә тагын 12 елдан (тарих өчен мизгел дә түгел бу)  Театр әтнәлеләр капкасын шакыган. Шакып кына калганмы щле - тупсаларыннан ук алып ыргыткан! Һәм шул ерактагы, болгавыр 1918 елдан бирле Әтнәләрнең ишек- капкалары театр дигән бөек сәнгать өчен гел ачык, клуб сәхнәләрендә генә түгел, һәр йортта ул - иң сагынып көтелгән кунак, иң хөрмәт ителгән киңәшче, иң ышанычлы сердәш, иң якын дус...

 китапның авторлары:
Гомәр Мәрдәнов
Марат Хәбибуллин 

 

Әтнә Халык театры актерлары

 

Image alt

Описание изображения