Әтнә театрына - 100 ел.

Без әлеге вакыйганың масштабын бөтен тулылыгы белән кабул итеп тә бетерә алмыйбыз әле. Әлеге юбилейның шаһитлары булу - үзе генә дә никадәр зур бәхет бит!

Кулыбызда - Әтнә театрының 100 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган затлы басма. Әйе, еллар бер-берсен алмаштырачак, премьералар, спектакльләр сәхнәдә балкып яначак, нәрсәләрдер мәңгегә хәтердә калачак, ниләрдер онытылачак, вакыт тузанына күмеләчәк. Әмма КИТАП - театрның ташка баскан тарихы! Дәверләр аша яңа буыннарга Әтнә театрының тамырлары, фидакарьләре хакында бәян итәчәк, яңа заман безгә әнә шундый китаплар аша бәя бирәчәк.

Китапның авторы - Марат Хәбибуллин. Аның шәхесе турында артык сөйләп тору урынсыз. Татарстан Республикасының атказанган артисты, Әтнә театрының һәр артистын, һәр спектаклен белгән, йөрәге аша үткәреп, каләме белән кәгазьгә күчергән затка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Театр сәнгатен үстерүгә керткән күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды

#әтнәтеатрына100ел