22 декабрь - Татар театрының туган көне. 1906 елда тәүге спектакль уйналган көн ул. Шушы дата янәшәсенә, һич тарсынмыйча,

1918 елның декабрь азагында Әтнәдә театрның дөньяга килүен дә куярга кирәк.

Иртәгә - 23 декабрьдә Әтнә театры үзенең 100еллык юбилеен бәйрәм итә.

Әтнәне Әтнә итеп саклап калган, татар дөньясының горурлыгына әверелгән театрыбызны бергәләп тәбриклик!