Президент
Владимир Путин указы нигезендә
2019 ел Россиядә
"Театр елы" дип игълан ителде

Ниһаять!

Ул көн якынлаша!

Әтнә театрына - 100 ел!

Гасыр буена театрыбызга тугрылык саклаган
яраткан тамашачыларыбыз, без сезне көтәбез!

Билет бәясе - 300 сум

Касса номеры:

(884369)22165

89375215371

 
 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнәгә кайтты.

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрына 100 ел тулуга һәм Тетар Елын ачуга багышланган тантаналы чарада катнашып, әтнәлеләргә, һәрвакыттагыча, үзенең җылы мөнәсәбәтен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Әтнә театры илебезнең катлаулы чорында 1918 елда барлыкка килгән. "Күпме вакыйгага карамастан, театрны бөтен традицияләре белән бүгенге көнгә кадәр саклап булды. 2011 елда аңа дәүләт театры статусы бирелде", - диде ул. 

ТР Президенты ассызыклаганча, республиканың театр эшен үстерү өлкәсендә мөмкинлекләре гаять көчле. Белгечләр әзерләүче мәгариф учреждениеләре бар, театрларның материаль-техник базасы ныгытыла, театраль сәнгатькә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырылаю Барлыгы Татарстанда 15 дәүләт, 3 муниципаль театр эшли, шулай ук шәхси театраль проектлар да бар. "Административ бурычларны, шул исәптән театрларны төзекләндерү һәм техник яктан җиһазлауны үз өстебезгә алабыз. Ә менә эчтәлеге нинди булуы - сездән тора. Сез камиллеккә омтылырга, иң яхшылары булырга тиеш. Безнең шик юк, сез моңа ирешә аласыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Хакимият сәнгатькә акча тотылган акчаның халык генофондына акча тоту исәкнлеген аңлаган республикада яшәвебезне һәм иҗат итүебезне белү бик шатлыклы. Кембер авыл театрларына акча сарыф итү файдасын күрмәс. Юк! Бу бик дөрес һәм шәп. Биредә, әлеге театрда, үз эшләрен бик яраткан кешеләр эшли", - диде В.Качалов исемендәге рус дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский.

 

Әтнә театрына - 100 ел. Без әлеге вакыйганың масштабын бөтен тулылыгы белән кабул итеп тә бетерә алмыйбыз әле. Әлеге юбилейның шаһитлары булу - үзе генә дә никадәр зур бәхет бит!

Кулыбызда - Әтнә театрының 100 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган затлы басма. Әйе, еллар бер-берсен алмаштырачак, премьералар, спектакльләр сәхнәдә балкып яначак, нәрсәләрдер мәңгегә хәтердә калачак, ниләрдер онытылачак, вакыт тузанына күмеләчәк. Әмма КИТАП - театрның ташка баскан тарихы! Дәверләр аша яңа буыннарга Әтнә театрының тамырлары, фидакарьләре хакында бәян итәчәк, яңа заман безгә әнә шундый китаплар аша бәя бирәчәк.

Китапның авторы - Марат Хәбибуллин. Аның шәхесе турында артык сөйләп тору урынсыз. Татарстан Республикасының атказанган артисты, Әтнә театрының һәр артистын, һәр спектаклен белгән, йөрәге аша үткәреп, каләме белән кәгазьгә күчергән затка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

 
 
 
 
Описание изображения
Әтнә халкы - искиткеч театраль халык. Ни өчен болай - Ходай үзе генә белә, тик хаклык шунда: милли сынлы сәнгать, яки, әйтик, опера, балет дистәләгән еллар яшәп тә, Әтнә якларына килеп җитә алганнары юк әле, ә татар театры, дөньяга туып, аягына басуга ук беренче адымнарын Әтнәгә таба атлаган. Уйлап карагыз: гасыр башында дини кануннар кысаларыннан үсеп чыккан шәкертләр, алдынгы фикерле татар зыялылары мәдрәсәләрдә, аерым кешеләрнең өйләрендә качып - посып "театр уйный" башлаганнар.Ә инде 1906 елның декабрендә татар театры үзенең дөньяда барлыгын яшермичә әйткән: Казанда беренче ачык спектакль куелган. Ә тагын 12 елдан (тарих өчен мизгел дә түгел бу) Театр әтнәлеләр капкасын шакыган. Шакып кына калганмы әле - тупсаларыннан ук алып ыргыткан! Һәм шул ерактагы, болгавыр 1918 елдан бирле Әтнәләрнең ишек- капкалары театр дигән бөек сәнгать өчен гел ачык, клуб сәхнәләрендә генә түгел, һәр йортта ул - иң сагынып көтелгән кунак, иң хөрмәт ителгән киңәшче, иң ышанычлы сердәш, иң якын дус... китапның авторлары: Гомәр Мәрдәнов, Марат Хәбибуллин

Гомәр Мәрдәнов,

Марат Хәбибуллин

 
 
"Тантана" театраль премиясе

 6 нчы мартта Арча районы Урта Пошалым авылында Т.Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле тамашачыларга һәм "Тантана" театраль премиясе жюри комиссиясенә тәкъдим ителде. Артистларыбыз уены бик җылы кабул ителде. Театр белгечләреннән торган комиссия исә Зөһрә Хөсәенова, Фирдания Хәйруллина, Рәмис Галиевларның уенын аеруча югары бәяләде.

 

 Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев,
театр директоры 
Ленур Зәйнуллин М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узган ТР Театр әһелләре берлегенең VII хисап-сайлау съездында катнаштылар. 

ТР Театр әһелләре берлегенең рәисе итеп кабат Фәрит Бикчәнтәев сайланды.

Тарихи кадр.

  "Гүзәлем Әсәл" спектакле туу процессы. Режиссер Илдар Хәйруллин, композитор Марат Әхмәтшин, рәссам Валерий Яшкулов (РФ һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе).

Описание изображения
 

 Әтнәдә Шиһабетдин Мәрҗанинең яңартылган туган нигезен ачу тантанасы узды.

 

Ленар Зайнуллин: Спектакли в нашем театре не прекращались даже во время войны

В интервью журналисту sntat.ru Анне Залялетдиновой директор Атнинского государственного драматического театра им. Г.Тукая рассказывает о единственном подобном учреждении в России с государственным статусом расположенным в деревне.

Читать далее... 

Укырга... 

ӘТНӘЛЕЛӘР ГАБДУЛЛА КАРИЕВНЫҢ ТУУЫНА 130 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАРДА КАТНАШТЫЛАР 14 майда Норлат районының Кулбай Мораса авылында татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрыннан Ленур Зәйнуллин, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин, Риваль Хисмәтуллин “Сәяр” беренче татар театры труппасының сәнгать җитәкчесе һәйкәленә чәчәкләр куйдылар, шулай ук җирле мәдәният сараенда үткән иҗади кичәдә катнаштылар.Исегезгә төшерәбез, 2016 елның маенда татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, күренекле артист, талантлы режиссер, педагог, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Кариевның тууына 130 ел тула (1886-1920).

 

АФИША

 

28, 29, 30 декабрь

Ел вакыйгасы булырдай премьера!

Морис Метерлинк "Бәхет кошы" ("Синяя птица") феериясе

Башлана 19 сәгатьтә

Билет бәясе 300 сум

Касса номеры:
(884369)22165
89375215371

 

ЯҢА СЕЗОНГА ӘЗЕРЛЕК

Морис Метерлинкның "Күк кош" ("Синяя птица") спектаклендә биюләрне танылган хореографлар (сәнгать дөньясына алар "Дорога из города" бию театры аша таныш) Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар куячак. Түгәрәк өстәлдә иҗади бәхәс бара.

#әтнәтеатры

#күккош

#синяяптица

#морисметерлинк

 

Халыкара театр көне белән!

Тетрәндергеч трагедияләрне, җан өшеткеч язмышларны бары сәхнәдән генә карарга, театр тудырган иллюзия икәнен аңлап, яшь аралаш җиңел суларга язсын!

#әтнәтеатры



 

 

Рәхмәт, Ульян! Рәхмәт, милләттәшләребез! Әтнә театрын Ульян шәһәре белән инде моннан шактый еллар элек салынган ныклы дуслык күпере бәйли. Киләчәктә дә арабыздагы ерак чакрымлы юлларны ашкынып үтеп, сагынычлы күрешүләр насыйп булсын!

 
 

20-21 ОКТЯБРЬ 

ПРЕМЬЕРА!!! 

CӘЕТ ШӘКҮРОВ"ТУГАН ТУФРАК" 

Режиссер– Р. Фазлыев (ТР атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам - С. Скоморохов (ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык рәссамы, Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Россиянең атказанган рәссамы)
Композитор - М. Әхмәтшин 

 

Кеше язмышларының фаҗигале чуалышында сугыш кына гаеплеме икән? Галимә сайлаган юл дөресме, ул инанган хакыйкать чынбарлыкка туры киләме? Сөйгәне хакына Игорьнең үз бәхетен корбан итүен акларга буламы? Гомер буе җавапсыз мәхәббәткә тугры калу кирәкме? Гаиләсе өчен җанын да фида кылырга әзер, чарасыз калган Арслан өчен мәхәббәт – газапмы? 

Драматург сугыштан соңгы елларда хатын-кыз язмышларына мөрәҗәгать итә, алар аша ватанпәрвәрлек, бурыч, мәхәббәт һәм тугрылык хакында уйланырга этәрә. 

Белешмә өчен телефоннар8(84369) 2-21-74 

касса 8(843) 2-21-65

 

 

27 ИЮНЬДӘ САБА РАЙОНЫ ЛЕСХОЗ АВЫЛЫНДА УЗАЧАК X "ТЕАТРАЛЬ САБАНТУЙ"ГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! 

 

27 июньдә Саба районы Лесхоз авылында X "Театраль Сабантуй" уздырыла. Быел әлеге бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Сәнгать әһелләре кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш кебек традицион уеннар белән беррәттән, бию марафоны, эстафета кебек үзенчәлекле ярышларда көч сынышачак.

 Бәйрәм 11.00дә башлана. Рәхим итегез, дуслар! Күңелле булачак! 

 

28-29 апрель - ПРЕМЬЕРА!

 АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ "ЮГАЛГАН КӨН" (драматик повесть) 

Бер-берсенә җиде ят булган, төрлесе-төрле тормыш шартларында гомер иткән кешеләрнең аэропортта очраклы очрашуы чыннан да очраклымы?

 Очкыч көтәргә мәҗбүр юлдашларның һәркайсының үз фикере, үз дөреслеге, үз каланчасы... Ә шулай да бердәнбер хакыйкать бармы? 

Ул кайчан һәм кем тарафыннан әйтелер? Яшәешебездә югалган көннәр никадәр? 

Драматург тирән психологизм остасы буларак, персонажларның шәхси тормышы, фикер көрәше, хисләр үстерелеше аркылы мәңгелек сорауларга җавап эзли.

 

 

 
 

Кадерле тамашачыбыз!Күптән көтелгән шатлыклы вакыйга:24 апрельдә Г.Камал театрының зур сәхнәсендә -Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры "Гүзәлем Әсәл" спектаклен тәкъдим итә! 

Билетлар инде сатуда! Билетларны Камал театры кассаларыннан һәм шулай ук электрон рәвештә дә сатып алырга мөмкин. 

Интернет аша билетларны шушы сылтамадан кереп алырга була: 

http://go.kamalteatr.ru/site/event?id=1713&lang=tat

 Театрга моннан нәкъ 5 ел элек Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов фатихасы белән дәүләт театры исеме бирелгән иде. 5 апрель көнне әтнәлеләрне тәбрик итәргә якташыбыз, Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов, район башлыклары, республикабызның дәүләт театры коллективлары кайтты. Әтнә дәүләт драма театры тамашачылар хозурына Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен тәкъдим итте. 

Мөхтәрәм кунаклар да, Әтнәнең театрга мәңге гашыйк тамашачысы да спектакльне югары бәяләде, театрга киләчәктә югары иҗат уңышы юрады. 

Укырга... 

 27 мартта Халыкара театр көнендә алтынчы мәртәбә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Тантана” («Триумф») премияләре тапшырылды.«Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия.Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының  “Тантана” («Триумф») премияләре тапшыру тантанасында "Театр традицияләренә тугрылык өчен" дипломына ия булды. 

 

Матбугат 

 
 

Әтнә театрының 100 еллык юбилее уңаеннан, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява" спектаклен Әтнә тамашачысына тәкъдим итте. Камал театры һәм әтнәлеләр арасында дистә елларга сузылган туганнарча дуслык яшәп килә. Бу юлы да очрашу көтелгән һәм сагынычлы иде.

#әтнәтеатрына100ел

#камалтеатры

 

9 ноябрь. Камал сәхнәсе. Аяз Гыйләҗев "Югалган көн"

Казан тамашачысы алдында имтихан тоту һәрчак дулкынландыргыч...

 

Кадерле тамашачыбыз!!!

12-13 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры "Әниемнең ак күлмәге" спектакле белән яңа сезонны ача!!!

Әлеге спектакльне күрми калдым, яисә, их, тагын бер карарга иде дип безгә мөрәҗәгать итүче тамашачылар күп булды. Димәк, Әтнә театры артистларын, легендар Наилә Гәрәева уенын карап кинәнергә тагын бер мөмкинлек!

Башлана 19 сәгатьтә.

Билет бәясе - 150-300 сум.

 

27 мартта, Камал театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру церемониясе узды.

«Сәхнә» журналының махсус бүләгенә Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Югалган көн» спектаклендә Чемоданлы кеше образын ышандырырлык итеп иҗат итүе өчен Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры артисты Хөсәенов Фаяз Тәлгать улы лаек булды.

 

Әскәр Айтматов белән Айрат Сибагатуллин Әтнәдә “Гүзәлем Әсәл” спектаклен карадылар

  

Әскәр Айтматов һәм Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Әтнә дәүләт драма театрында  “Гүзәлем Әсәл” спектаклен карадылар һәм театр коллективы белән очраштылар.

 Татарстанга язучы Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен, Кыргызстан делегациясе килде. 

Әлеге делегация составында язучының улы Әскәр Айтматов та бар. 6 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Кукмара шәһәрендә кунак булдылар. Делегация Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музеенда, Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә, Мәчкәрә авылында яңа фильм өчен материаллар төшерделәр.

 

 Әскәр Айтматов һәм республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Әтнә дәүләт драма театрында булып, театр коллективы белән очраштылар. 

Театрның яшәеше, киләчәге, үткәне, бүгенгесе хакында сөйләштеләр. Әскәр Айтматов театр бинасының стенасына куелган фото-күргәзмәләрне дә бик кызыксынып карады. 

Соңыннан кунаклар, Чыңгыз Айтматовның 90 еллык юбилее уңаеннан, Әтнә дәүләт драма театры сәхнәләштергән “Гүзәлем Әсәл” спектакленнән өзек карадылар

 

Әтнә театрында премьера: Галина кемне яраткан - Арсланнымы, Игорьнеме?

Арслан колхоз рәисе Сөләйман белән конфликтлардан соң соңрак үзе рәис итеп сайлап куела. Кыскасы, совет чорының типик әсәре буларак, биредә уңай һәм тискәре геройлар төгәл бүленгән иде. Сөләйман (Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин) һәм аның яшь хатыны – эвакуацияләнеп авылга кайтып урнашкан Маргарэт-Мәрьямбану (Ләйсән Каюмова) – тискәре геройлар. Башкалар – уңай образлар. Әсәрдәге барлык конфликтлар да иң уңай герой Арслан файдасына төгәлләнә. Галинасын эзләп, яшь хатынның беренче мәхәббәте буларак авылга кайтып төшкән Игорь да (Фаяз Хөсәенов) уңышка ирешә алмый – Галина үз ирен сайлый.  

Укырга... 
 

Әтнә театры 40 елдан соң үзенең иң танылган спектакльләренең берсен яңартты

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үзенең 100 нче юбилей сезонын кичә Сәет Шәкүровның “Туган-туфрак” пьесасы буенча куелган спектакль белән ачты. ...

Укырга... 
 

“Туган туфрак” кабат сәхнәгә менә 

 Әтнә дәүләт драма театры 100 нче сезонын ачарга әзерләнә.Урамда алтын көз хөкем сөрә. Бар җиһанда төсләр балкышы. Кыш хакименә аяк басканчы, табигать Ана кабат адәм баласын иркәли – көзге муллык, матурлык белән күңелебезне баета. Шуңадамы, әлеге ел фасылында театрларның сезоннары ачылу да юкка гына түгелдер, күрәмсең ...

Укырга...  

Кадерле хезмәттәшләр!
Бүген – йөзеллык бай тарихка ия Әтнә театрына Президентыбыз Р. Миңнеханов тарафыннан дәүләт театры исеме бирелүгә - 6 ел! 

Тарих өчен бик аз вакыт кебек, ә шушы еллар эчендә күпме спектакльләр куелган, аларга коллективыбыз тарафыннан күпме көч салынган, артистларыбыз никадәр рольләргә үз җанының бер өлешен күчергән, күпме юллар узылган, ничәмә-ничә авыл-шәһәр сәхнәләре Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының яктылыгын хәтеренә сеңдергәндер... 

Бәйрәмебез колачы әлегә бик тыйнак булса да, күңелләребездә яңа иҗади ачыш-табышларга илһам уты кабынсын, ләззәтле дә, газаплы да булган сәхнә тормышыбызның уңышлары көндәлек шатлык-сөенечләр белән үрелеп барсын! 

Тән сихәтлеге, күңел көрлеге, рух ныклыгы насыйп булсын! Бәйрәм белән, кадерле коллегалар!

 



Яшьлегебез Әсәле кайткан! 

 Шубан авылындагы дустым Әминә Мөхәммәтҗанованың “Театрга бардым әле” дигән мәкаләсен (“Т.Я.”, 26 гыйнвар) бераз ачуым килеп укыдым да, тарихның теге ягында калган елларда үземнең дә Казан театры карап йөрүләремне исемә төшердем.Ачу килмәслек түгел шул, минем бит, Әминә ханымныкы кебек, спектакльдән соң Казанда кайтып кунар урыным юк, шуңа күрә анда яңа спектакль караулар үт-үт. КДУда читтән торып укыган елларда имтиханнарга килгән ун көндә дә ике-өч спектакль карап, аннан да күбрәк “койрык” җыеп кайтулар бер төш кебек кенә истә калган... 

Укырга..

Котлыйбыз

 
 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

10 декабрь - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Сылу Бәйрәмованың туган көне.

Кадерле Сылу ханым!

Туган көнең котлы булсын! Гаилә бәхете, сәхнә уңышы, хыяллар балкышы телибез!

#әтнәтеатрыартистлары

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

2 декабрь - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Зөһрә Хөсәенованың туган көне.

Кадерле Зөһрә!

Туган көнең котлы булсын! Тормышыңның иң кадерле мизгелләре сәхнә уңышларыңа илһам бирсен, гаилә бәхетендә сөеп-сөелеп яшә!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

22 ноябрь - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Гөлинә Шәйхинең туган көне.

Кадерле Гөлинә!

Туган көнең котлы булсын! Барлык хыялларың чынга ашсын! Илһамлы, бәрәкәтле гомер телибез!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

19 ноябрь - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Алинә Сидееваның туган көне.

Кадерле Алинә!

Туган көнең котлы булсын! Гаилә бәхете, иҗат уңышлары, илһамлы гомер телибез!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

12 октябрь - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Айдар Вәлиевның туган көне.

Хөрмәтле Айдар!

Туган көнең котлы булсын! Сәламәт бул, гаиләң бәхетеңдә, матур-матур рольләр башкарып, кинәнеп яшәргә язсын!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

28 сентябрь - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Алсу Зыятдинованың туган көне.

Кадерле Алсу!

Туган көнеңдә юллаган теләкләребез ихлас: бәхетле бул, уңышлы бул, кадерле бул!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

25 сентябрь  - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Рәзилә Мөхлисуллинаның туган көне.

Кадерле Рәзилә!

Туган көнең белән ихлас котлыйбыз! Бәхетле таңнар, алкышлы кичләр, якты хыяллар телибез!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген бездә олы шатлык! Театрыбыз артистлары Зөһрә һәм Фаяз Хөсәеновлар әти-әни булдылар!!!! Уллары бар!!!!

Зөһрә-Фаяз!!! Ихластан сөенечегезне уртаклашабыз, көтеп алган бәхетегезгә сәламәтлек, озын гомер, иман байлыгы, бәхет, тәүфыйк телибез! Тигезлектә үстерегез!

 

Бүген Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Алсу Мөсавированың туй көне!

Алсу-Ленар! Бәхетле булыгыз! Мәхәббәтегез мәңгелек булсын!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

27 август - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Марат  Хәбибуллинның туган көне.

Хөрмәтле Марат Мәхмүт улы!

Туган көнегез белән ихлас котлыйбыз! Тән сихәтлеге, күңел көрлеге, иҗат тынгысызлыгы телибез!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

25 август - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Фәнзилә Хәбибуллинаның туган көне.

Кадерле Фәнзилә! Туган көнең белән ихлас котлыйбыз! Бәхетле бул, һәр туар таң бетмәс шатлык алып килсен!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

8 август - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Нияз Заһидуллинның туган көне.

Хөрмәтле Нияз! Туган көнең белән ихлас котлыйбыз! Гаиләң җылысы, сәхнә уңышы, тән сихәтлеге, күңел күтәренкелеге һәрчак янәшәңдә булсын!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

15 июль - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Раил Сәләхиевның туган көне.

Хөрмәтле Раил! Гомер бәйрәмең белән тәбрик итеп, гаилә бәхете, сәхнә бәхете телибез!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

11 июль - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Дамир Сидеевның туган көне.

Хөрмәтле Дамир! Гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Гаилә бәхетеннән җылы алып, сәхнә уңышыннан канатланып, яраткан эшеңдә илһамланып иҗат итәргә насыйп булсын!!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

7 июнь - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Лилия Мөхәммәтҗанованың туган көне.

Кадерле Лилия! Чын күңелдән тәбрик итәбез! Гаилә бәхете, сәхнә бәхете телибез!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

6 июнь - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Радик улы Фазлыевның туган көне.

Хөрмәтле Рамил Радик улы! Ихлас йөрәктән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Гомер аргамагының кыю җайдагы булып, иҗади үрләрне уңышлы яуларга насыйп булсын !

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

2 июнь - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Фаяз Хөсәеновның туган көне.

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

2 июнь - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Гүзәл Гафарованың туган көне

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

31 май - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Зөһрә Мөхәммәтгалиеваның туган көне.

Кадерле Зөһрә !

Туган көнең котлы булсын! Дөнья иминлеге, гаилә бәхете, иҗат уңышлары телибез!

 

Бүген бездә сөенеч! Әтнә театры артисты

Зөһрә һәм аның тормыш иптәше Илфар Мөхәммәтгалиевларның кызлары туды!!! Ихластан тәбриклибез! Сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле сабый булып, тигезлектә үстерегез!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

22 май - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры Ленур Ильфир улы Зәйнуллинның туган көне.

Хөрмәтле Ленур Ильфир улы!

Туган көнегез котлы булсын! Тән сихәтлеге, күңел көрлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез!

 

КОТЛЫЙБЫЗ! 


ГҮЗӘЛ ГАФАРОВА - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрының узган сезон йомгаклары буенча "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңү яулады 

("Гүзәлем Әсәл" Әсәл роле өчен)

 

КОТЛЫЙБЫЗ! 


ФАЯЗ ХӨСӘЕНОВ - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрының узган сезон йомгаклары буенча "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә җиңү яулады 

("Гүзәлем Әсәл" Ильяс роле өчен)

 

 

КОТЛЫЙБЫЗ! 


ИЛФАТ ШӘРИФУЛЛИН - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрының узган сезон йомгаклары буенча "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә җиңү яулады 

("Гүзәлем Әсәл" Камал роле өчен)

 

 

КОТЛЫЙБЫЗ! 



ЗӨҺРӘ МӨХӘММӘТГАЛИЕВА - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрының узган сезон йомгаклары буенча "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңү яулады 

("Гүзәлем Әсәл" Хәдичә роле өчен)

 

КОТЛЫЙБЫЗ! 

ИХСАН ИСХАКОВ - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрының узган сезон йомгаклары буенча "Иң яшь артист" номинациясендә җиңү яулады 

("Гүзәлем Әсәл" Самат роле өчен)

 

КОТЛЫЙБЫЗ! 

АЙДАР ВӘЛИЕВ - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрының узган сезон йомгаклары буенча "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңү яулады 

("Гүзәлем Әсәл" Байтимер роле өчен)

 
 
1. Чыңгыз Айтматов
1. Чыңгыз Айтматов

12 декабрь - кыргыз һәм рус язучысы, Кыргыз ССРның халык язучысы, Казах халык язучысы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел.

Әлеге шәхес 100 еллык тарихы булган Әтнә театрына бик якын. 1973 елда "Гүзәлем Әсәл" белән Ульяновскида Пушкин исемендәге театр сәхнәсендә Бөтенсоюз фестивалендә чыгыш ясап, лауреат исеме яулана. Ул вакытта аны Гомәр Мәрдәнов сәхнәләштерә.

Соңгы елларда Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры әлеге әсәргә кабат кире кайтты. Режиссер Илдар Хәйруллин куйган әлеге спектакль театрның иң уңышлы премьераларыннан санала. Быел көз исә, Кыргызстанның Бишкәк шәһәренә барып, әдипнең туган ягында, Айтматовның 90 еллыгы уңаеннан "Гүзәлем Әсәл"не тәкъдим итү - театрның язучы, аның туганнары каршында, Ватаны алдында ихтирамы һәм рәхмәте буларак кабул ителде.

Икенче фотода - Бишкәк шәһәрендәге Айтматов һәйкәле

LEAGOO T5

2. Бишкәк. Ч. Айтматов һәйкәле
2. Бишкәк. Ч. Айтматов һәйкәле
 

Яңалыклар

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры
Камал сәхнәсендә Казан тамашачысына
Аяз Гыйләҗевның "Югалган көн" драматик повестен тәкъдим итте.

 

Әтнә театрының 100 еллыгы уңаеннан,
Әлмәт татар дәүләт драма театры
безгә кунакка килде.

Киләчәктә дә иҗади дуслыгыбыз нык булсын!

 

"Әниемнең ак күлмәге" спектакле белән Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры яңа сезонын ачып җибәрде

Әтнә театры Кыргызстанган гастрольгә китте

Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан Бишкәк тамашачысына "Гүзәлем Әсәл" спектакле тәкъдим ителә

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бүген төнлә Кыргызстан башкаласы Бишкәккә очты. Әлеге илгә театрның тәүге гастрольләре. Т. Абдумомунов исемендәге Кыргыз милли драма театры сәхнәсендә уйнау - зур җаваплылык. Тамашачы белән очрашуны бик дулкынланып көтәбез. Спектакль 21-22 сентябрьгә тәгаенләнгән, дип белдерде театрның директоры Ленур Зәйнуллин.

 

17 май көнне, "Буа: диалог киңлекләре" халыкара театр фестивале кысаларында Тәтеш районында Әтнә театры коллективы "Югалган көн" спектаклен тәкъдим итте

 

16 апрель кичендә, Г.Камал сәхнәсендә,  Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт  драма театры артистлары  башкала халкына Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” әсәренә куелган спектакльне тәкъдим иттеләр.

Аллага шөкер, Казан халкы яхшы кабул итте. Тамаша залы тулы иде, билет ала алмыйча, ничек керергә белмичә йөрүчеләр дә булды. Билетлар сатылып беткән иде... Спектакль тәмамлангач, тамашачы басып алкышлады. Әтнәдә гел шулай була. Ә монда Казан...  Дулкынландык билгеле. Казан халкына без бик рәхмәтле, алар безне беләләр, алар безне көтеп алалар. Тәэсирләр зур үзебездә дә... Артистларыбыз да әйбәт уйнадылар... - ди театрыбызның директоры Ленур Зәйнуллин.

    Аның сүзләренә дәлил:  

Бик тәэсирләнеп, рухланып, елап утырды Казан тамашачасы...  Килгән саен елатып кайтып китәсез бит Сез, Әтнәлеләр, шуңа күрә дә алма төшәрлек тә урын булмый бит!!! Сездә һәр драматургның күңел халәтен ача ала торган серле бер көч бар, шуның өчен дә мин сезне бик яратып көтеп алам. Сәет абый Шәкүров минем нәсел драматургы, аның турында онытмагансыз,бик зур рәхмәт Сезгә!!!  Иҗатыгыз гөрләп торсын, яңадан-яңа премьералар көтеп калабыз Сездән!!! – дип язган Казаннан Раилә Муксинова-Ваһапова

 

Әтнә театры Ренат Таҗетдиновны 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итте 

 

 

 

Татарстанга  язучы  Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. 

Әлеге делегация составында язучының улы Әскар Айтматов та бар.Әскар Айтматов һәм республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Әтнә дәүләт драма театрында булып, театр коллективы белән очраштылар. 

Чыңгыз Айтматовның 90 еллык юбилее уңаеннан Әтнә дәүләт драма театры сәхнәләштергән “Гүзәлем Әсәл” спектакленнән өзек карадылар. 

Төп рольне башкаручы Гүзәл Гафаровага “Айтматов дөньясы. Айтматовсыз дөнья” фильмында Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым ролен тәкъдим иттеләр.

 

 

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры 28 ноябрь - #щедрыйвторник #юмартсишәмбе - Бөтендөнья хәйрия көнендә районыбызда яшәүче инвалид балаларга һәм өлкәннәргә спектакльгә чакырулар бүләк итте. Мөмкинлеге чикләнгән ун сабый һәм аларның әти-әнисе Әтнә театры тарафыннан куелачак балалар өчен яңа ел тамашасын, ә өлкәннәр исә "Туган туфрак" спектаклен тамаша кылачак.

 

 
 

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бүген - 25 сентябрьдә Саба районының Югары Утар авылында урнашкан акылга зәгыйф балалар интернат-йортында булып кайтты. Биредә театрыбыз коллективы "Серле төн" әкият-тамашасын күрсәтте. 

 Балалар артистларыбыз уенын мөкиббән китеп, спектакльдәге вакыйгаларның эченә кереп карадылар. Алай гынамы! Театр коллективы көче белән алынган төрледән-төрле уенчыклар да балалар өчен көтелмәгән сөенечкә әйләнде.

 Иң мөһиме: Әтнә театрында бүгенгедәй хәйрия спектакльләре күркәм гадәткә әйләнде. Тиеш булганга түгел, йөрәк кушканга эшләнгән игелек тулы гамәлләре савапка булсын! 


 

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында "Бердәм Россия" партиясенең “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты ярдәме белән ике спектакль куелачак. Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" драмасы буенча репетицияләр инде башланды. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куя. Илебез төбәкләрендәге театрларның иҗат эшчәнлегенә уңай йогынты ясау максатыннан тормышка ашырылучы әлеге проект дәвамлы булыр дип ышанасы килә.

 

 

27 июнь Саба районы Лесхоз бистәсендә узган Театраль Сабантуй мизгелләре 

.  

 .  

 .   

 

 

Әтнә театры артистлары - "Россия көне"нә багышлап уздырылган веломарофонда 

 

.

 

 

 
 

«Югалган көн” табылды... 

 

Кичә, 28 апрельдә, Әтнә дәүләт драма театры коллективы Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның 90 еллык юбилеен каршылап, авторның 50 ел элек язылган “Югалган көн” спектаклен кабат сәхнәгә менгерде...

Укырга.... 

 

Яраткан артистларыбыз Раил Сәләхиев һәм Айдар Вәлиев "Татар радиосы"ның туры эфирында кунакта булып кайттылар.

 
 
 

Әтнә дәүләт драма театры артистлары Болгар радиосында 

10 апрель кичендә Болгар радиосында Әтнә дәүләт драма театры артистлары Гүзәл Гафарова һәм Фаяз Хөсәенов белән җылы әңгәмә үтте.

 

Видео 

Как живет единственный в России сельский государственный театр

Обработка видео...

Видео: Как живет единственный в России сельский государственный театр 

 
 
 

жб